16+

Төркиядә диңгез ярында үле килеш табылган качак-малайга багышланган фильм дөнья күрде

Кырымның атказанган рәссамы, ком анимациясе остасы Ксения Симонова Айлан Курди истәлегенә "Ангел на берегу" анимацион фильмын иҗат иткән.

Төркиядә диңгез ярында үле килеш табылган качак-малайга багышланган фильм дөнья күрде

Кырымның атказанган рәссамы, ком анимациясе остасы Ксения Симонова Айлан Курди истәлегенә "Ангел на берегу" анимацион фильмын иҗат иткән.

Айлан Курди - өч яшьлек качак-малае, ул гаиләсе белән Урта диңгезне кичәргә омтылганда һәлак булган, дип хәбәр итә рәссамның матбугат хезмәте. Бу хакта "Татар информ" "Интерфакс"ка сылтама белән яза.

Төркиянең Бодрум шәһәре янында яр буена чыгарылган малайның үле гәүдәсе фотоларын күп массакүләм мәгълүмат чаралары бастырды, алар җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте.

"Комлы анимация" жанрындагы фильм Италия композиторы Джузеппе Морганте һәм ProQuiQuortett квартетының "Come, Aylan" музыкасына салынган, бу музыкаль әсәр дә 2015 елның 2 сентябрендә һәлак булган Айлан Курди истәлегенә иҗат ителгән иде.

"Фильмның төп максаты - гаепсез һәлак булган баланың, аның абыйсы Галипның һәм әнисе Рианнаның, исән калган әтисенең фаҗигасен мәңгеләштерү, шулай ук, аңга килеп, дөньяга сәясәткә башка күзлектән карарга чакыру", - дип билгеләп үткән рәссам.

Кырым рәссамы һәм Италия композиторы Сириядә сугыш бетәр һәм балалар үлеме тукталыр дип өметләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading