16+

Төркиядә җир тетрәүдән соң 300 сәгать чамасы вакыт узгач өч кешене коткарганнар

Төркиядә 1939 елдан бирле көчле җир тетрәү булган мизгелдән соң ике атна чамасы вакыт үтте, ләкин биредә әле дә өемнәр астында исән калган кешеләрне табалар.

Төркиядә 1939 елдан бирле көчле җир тетрәү булган мизгелдән соң ике атна чамасы вакыт үтте, ләкин биредә әле дә өемнәр астында исән калган кешеләрне табалар.

Мәсәлән, бәла-казадан соң 296 сәгать үткәч, Антакьедагы торак йорт хәрәбәләре астыннан өч кешене чыгарганнар, шуларның берсе — бала.
Бу турыда шимбә көнне Анадолу агентлыгы хәбәр итте.

ТРТ Хабер телеканалы искәрткәнчә, анда булган эзләү-коткару командасы, шул исәптән кыргыз коткаручылары, Төрекмәнбашы урамындагы җимерекләрдән исән калган кешеләрне чыгарган.

Гана җыелмасы футболчысы Кристиан Атсу Төркиядә өемнәр астында үле килеш табылган
"Истанбулда иртәгә җир тетрәү булырга мөмкин». Аларның шәхесләре ачыкланганчы, хастаханәгә илткәннәр.

Элегрәк Антакьега коткаручылар җир тетрәүдән соң 260 сәгать үткәч бер баланы чыгарганнар. Ә 261 сәгатьтән соң җимерелгән йорт түшәмнәре арасында кысылып калган ике ир-атны тартып чыгарганнар.

257 сәгатьтән соң Кахраманхаш провинциясендә яшь хатын-кызны коткарып кала алганнар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading