16+

Тукай районында гаиләне яндырып үтерү турындагы эш присяжныйлар катнашында каралачак

12 августта Татарстан Республикасы Югары суды Илмира Гарданова эшен присяжныйлар суды катнашында карау турында карар кабул итте. Бу хакта гаепләнүченең адвокаты Әнәс Мөхәммәтҗанов белдерде.

12 августта Татарстан Республикасы Югары суды Илмира Гарданова эшен присяжныйлар суды катнашында карау турында карар кабул итте. Бу хакта гаепләнүченең адвокаты Әнәс Мөхәммәтҗанов белдерде.

Бер ел элек Тукай районының Сәет авылында янгын факты буенча кузгатылган җинаять эшендә бердәнбер исән калган кеше – дүрт бала әнисе төп гаепләнүче итеп билгеләнде. Аны йортка ут төртү һәм җиде кешене үтерүдә гаеплиләр. Аларның дүртесе балалар иде. Тикшерү хатын - кыз гаиләсен үтерергә ниятләп барган дигән фикердә, әмма Гарданова үз гаебен танымый. Аның психологик тайпылышлары ачыкланмаган. 
"Берни дә әйтә алмыйбыз. Присяжныйлар судын 10 сентябрьгә билгеләделәр",- дигән "Татар-информ" журналистына гаепләнүченең адвокаты.

Тикшерү версиясе буенча, экспертиза янгын чыккан урында тиз янучан сыеклык эзләрен күрсәткән. Нәкъ менә ул ут төртү турындагы версия өчен нигез булып тора. Шулай итеп, Гарданова, янәсе, аңлы рәвештә бу адымга барган. Әмма тикшерү позициясе рәсми рәвештә берничек тә әйтелми – бу җинаять эше баштан ук чит күзләрдән ябык булган.
Башта тикшерү янгын чыгуның ике төп версиясен атады: электрүткәргечнең төзексезлеге һәм ут белән эш иткәндә саксызлык. Янгын факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (Россия Җинаять кодексының 109 маддәсе 1 өлеше). Тикшерү барышы Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контролендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading