16+

Тумышы белән Казаннан булган фигуралы шуу остасы спорттан киткән. Ни булган?

Диана фигуралы шуу буенча юниордлар арасындагы дөнья чемпионаты тарихына үз исемен мәңгегә кертте.

Диана фигуралы шуу буенча юниордлар арасындагы дөнья чемпионаты тарихына үз исемен мәңгегә кертте.

Якташыбыз, парлы шуу остасы Диана Мөхәммәтҗанова спорттан киткән. Бу турыда аның әнисе Эльмира Мөхәммәтҗанова хәбәр иткән, дип яза sports ru. "Кызым Диана спорттан китә. Бу аның шәхси карары. Алга таба юл юк... Диана фигуралы шуу буенча юниордлар арасындагы дөнья чемпионаты тарихына үз исемен мәңгегә кертте. Кыска гына вакыт аралыгында Ростелеком кубогы этаплары җиңүчесе һәм призёры, Россия кубогы финалы җиңүчесе, Гран-при финалының көмеш призёры, Яшүсмерләр Олимпия уены көмеш призёры булды. 14 ел кызым көрәште һәм җиңде, ә көрәш бик катлаулы иде. Кызым белән горурланам" дигән ул. 
Диана Мөхәммәтҗанова башта Илья Миронов, аннары Владислав Антонышев белән чыгыш ясады. Узган елны Нина Мозер группасыннан Павел Слюсаренкога киткән. Июльдә бу тренердан да киткән булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading