16+

Тупыл урынына шомыртлар утырттылар

Казанда Ленин дамбасы буйлап җәяү йөрергә яратам. Ләкин тупыл мамыгы аркасында еш кына уңайсыз була иде. Аллергия булгач, авызга, борынга кергән мамыктан еш кына авырый идем. Соңгы елларда мамыксыз тупыллар да утыртып карадылар бугай. Быел да яңа төр агачлар пәйда булган. Тагын тупыл утырттылармы икән? Кәримә Сафина, Казан. Ленин дамбасы...

Казанда Ленин дамбасы буйлап җәяү йөрергә яратам. Ләкин тупыл мамыгы аркасында еш кына уңайсыз була иде. Аллергия булгач, авызга, борынга кергән мамыктан еш кына авырый идем. Соңгы елларда мамыксыз тупыллар да утыртып карадылар бугай. Быел да яңа төр агачлар пәйда булган. Тагын тупыл утырттылармы икән?

Кәримә Сафина, Казан.

Ленин дамбасы буйлап ел саен диярлек яңа агачлар утырталар. Дамбаны яшелләндерү белән шөгыльләнә торган «Императорский питомник» сәүдә йорты» хезмәткәрләре аңлатуынча, тупыллар, кышкы салкыннарга, җәйге челләгә түзми, еш кына корый йә өши торган булганнар. Шуңа да агачларны еш алыштырырга туры килгән. Соңгы тапкыр тупыллар урынына 100дән артык шомырт агачы утыртканнар. «Шомырт - салкынга чыдам агач. Ул безнең климат шартларына туры килә, шулай да, теләсә кайсы үсенте кебек үк, шомыртка да җитәрлек дым кирәк. Дамбаны яшелләндерү өчен декоратив куаклыклар иң кулае булыр иде», - дип саный белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading