16+

“Тыныч тормыш өчен сайлыйм”

Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында да сайлаулар гөрли. Иртә таңнан авылның сайлау үзәге урнашкан мәдәният йортына халык агыла. Авыл халкы иртә торырга ярата бит. Төшкә таба яшьләр, өлкән буын килә башлый.

- Сайлаулар алдыннан халык белән кандидатлар исемлеге, аларның эше белән таныштырдык. Бездә авыл халкы актив. Ел саен авылдашларның 95 проценты үз тавышын бирә. Быел күрше Яншык авылыннан да сайларга безгә киләләр. Ике авылга барлыгы 197 сайлаучы, - диде 2423нче сайлау участогы сәркатибе Резидә Сабирова.

Авылның иң өлкән кешесе - 91 яшьлек Махинур әби Нургалиева да сайлау көннәрен бер дә калдырганы юк.
- Дөньялар имин, Аллага шөкер, сугышлар юк. Шул тыныч тормыш өчен сайлыйм мин бүген. Үз аякларым йөргәндә ник әле сайлауга килмәскә? - дип елмайды әби.

Авылда беренче тапкыр сайлауга баручылар да бар. Диләрә Камилова, Әмир Хәмитов, Фаил Харисов хәзер инде Казан уку йортлары студентлары. Сайлау өчен махсус авылга, әти-әнисе янына кайтканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading