Россия фән һәм югары белем министрлыгы хәрби хезмәт узган яки махсус хәрби операциядә катнашкан абитуриентларга югары уку йортына кергәндә баллар өстәргә киңәш итә.
Аларны шәхси казанышлар кысаларында исәпкә алачаклар. Барлыгы 10 баллга кадәр өстәү карала.
Фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев тарафыннан имзаланган тиешле хат Югары белем федераль дәүләт белем бирү стандартлары порталында урнаштырылган.
"Баллар шәхси казанышлар өчен билгеләнгән кебек үк билгеләнә. Шәхси казанышлар өчен баллар суммасы, хәрби хезмәт үтүне һәм ирекле берләшмәләрдә булуны кертеп, 10 баллдан артык була алмый", - диелә документта.
Шулай ук хәрби хезмәтне узу башка абитуриентлар белән тигез позицияләр булган очракта исәпкә алынырга мөмкин, дип билгеләп үтелә. Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен ташламалар гамәлдә - алар югары уку йортында квота буенча укый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар