16+

Укытучы хатын ире артыннан МХОга киткән

Ул яралы сугышчылар өчен госпитальдә волонтер булып эшләгән, дип хәбәр итә «Кызыл таң» газетасы.

Ул яралы сугышчылар өчен госпитальдә волонтер булып эшләгән, дип хәбәр итә «Кызыл таң» газетасы.

Зәния - укытучы. Берничә ел Туймазы мәктәбендә эшли, ДОСААФта укыта. Пенсиягә чыккач, шәһәр предприятиеләренең берсендә сакчы булып эшли. Ярты ел элек аның ире Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВОга киткән. Аның артыннан Зәния дә Ростов өлкәсендәге яралы сугышчылар өчен госпитальгә волонтер булып юллана.

"Мин дәваханәгә очраклы рәвештә эләктем. Башта ирем китте. Аңа 62 яшь, профессиональ машина йөртүче. Һәм ул СВО өчен кирәкле булып чыкты. Позывное -"Бабай", оныкларыбыз аны шулай дип атый.

Беренче ялына ул гаилә шартлары буенча тиешле вакытыннан алдарак кайтты. Бер атнадан соң кире китте. Мин аның белән бардым. Иремне хәрби частька кадәр озатырга, хезмәттәшләренә күчтәнәчләр тапшырырга карар иттем. Без поезд белән барып җиттек, өй тушенкасы, тозлы-баллы, тәм-томнар алдык.  

Ышанасызмы, миңа яугирләрнең кәефе ошады. Ял сәгатьләрендә кем нәрсә белән шөгыльләнә: тегәләр, пешерәләр, нидер юнәтәләр, концерт куялар.

Частьта озак тормадым. Иремне рейска чакыргач,  Ростов тимер юл вокзалына киттем. Һәм анда Аксаковога билетлар юклыгын белдем. Көтү бүлмәсенә мендем, анда җирле чиркәүнең өч кызы белән таныштым. Алар тәүлек әйләнәсе, бер-берсен алыштырып, вокзалда була һәм дәваханәдән соң  ялга кайтырга чыккан сугышчыларга ярдәм итә: билет өчен чиратта торалар, сумканы поездга кадәр илтешергә ярдәм итәләр, урынга ничек барып җитәргә кирәклеген әйтәләр.

Алардан миңа да берәр эш эзләүләрен сорадым. Студент елларында ике еллык шәфкать туташы курсларында укыганымны белгәч, миңа госпитальдә эшләргә тәкъдим иттеләр. Миңа биш сугышчы беркетелде. Барысы да башлыча корсак куышлыгы, баш җәрәхәтләре белән. Аларны тиз генә башка дәваханәгә күчерергә ярамый, башта бераз тернәкләнергә тиешләр. 

Кулымнан килгәнчә аларга ярдәм иттем. Ирләр бездә нинди икәнен беләсез! Зарланмыйлар, югыйсә бик каты яраланганнар.

 Дәваханәдә ун көн булдым. Сезгә шуны әйтәм: волонтерларның эше физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да авыр. Шуңа күрә анда барысын да алмыйлар. Ләкин минем нервларым ныклы, күңел нечкә, шуңа күрә тиздән анда кабат барачакмын. Мине анда көтәләр", - дип сөйләгән Зәния.

Әфарин, Зәния! Бу гамәлең күпләргә үрнәк булырлык!"Бабай" артыннан СВОга киткән

Чыганак: "Туймазы районы" гәзите.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Современная

    Мөһим

    loading