16+

Үлүчеләр саны азрак

2023 елда Татарстанда үлүчеләр санын 4,5 процентка киметә алганнар.

2023 елда Татарстанда үлүчеләр санын 4,5 процентка киметә алганнар.

2022 ел белән чагыштырганда, республикада үлем очраклары 2 меңгә диярлек кимегән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин йомгаклау коллегиясендә сөйләде. 

Гомер озынлыгын арттыру да сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Бу юнәлештә дә республика уңышлар казана - татарстанлылар уртача 75,4 яшькә кадәр яши. Идел буе фелераль округында без бу күрсәткеч буенча - лидер, Россия субъектлары арасында 12нче урында торабыз. Министр быел гомер озынлыгын 75,57 яшькә җиткерү бурычы торуын белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading