16+

Улына кияүгә чыккан Казанда яшәүче хатын тормыш иптәшен шаккатырган

2023 елның октябрендә 23 яшьлек үги улы Данилга кияүгә чыккан 54 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим федераль телеканал эфирында тагын бер баласы булуы турында хәбәр итеп тормыш иптәшен шаккатырган.

2023 елның октябрендә 23 яшьлек үги улы Данилга кияүгә чыккан 54 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим федераль телеканал эфирында тагын бер баласы булуы турында хәбәр итеп тормыш иптәшен шаккатырган.

Аерым алганда, студиягә күп еллар элек бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшләгән Фаина Садыйкованы чакырганнар. Хатын-кыз Айсылуның кайчандыр авырулы бала тудыруын хәбәр итә, баксаң, яшь ана шәфкать туташына вакытлыча бала караучы булырга тәкьдим ясый. Тора-бара Айсылу әлеге улыннан читләшә.

Җавап итеп Айсылу әлеге хатын әйткәннәрне раслый һәм мөмкин булганча улының ихтыяҗларына акча җибәрүен, һәм рәхмәт йөзеннән бала караучыга бүлмә сатып алуын сөйли. Хатын-кыз ул вакытта зур урында җитәкче булып эшләүче кешедән туган баласына тиешле игьтибар һәм тәрбия бирә алмавын аңлаткан.

Данил бу хәбәрдән шаккаткан, ләкин баланы уллыкка алырга әзер булуын белдергән. Шулай ук шаккаттыргыч пар Мәскәү янындагы ябык бистәдә 170 млн сумга йорт сатып алу һәм якын арада ЭКО процедурасы ярдәмендә уртак бала алу планнары турында сөйләгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

2

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading