16+

Урамда эт авырлы хатынның йөзен умырган

Республика клиник хастаханәсендә битен эт умырган авырлы хатынга ярдәм күрсәткәннәр.

Республика клиник хастаханәсендә битен эт умырган авырлы хатынга ярдәм күрсәткәннәр.

Узган ялларда 36 яшьлек авырлы хатынны район хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасына алып килгәннәр. Аның йөклелек вакыты 32 атналык. Йөзендә эт умырганннан калган яралар булган. 

Пациент сүзләренчә, ул этне сыйпамакчы гына булган. Ләкин эт аңа ташланып, йөзен ерткан. РКБда хатын-кызның яраларын эшкәрткәннәр, столбняктан укол ясаганнар һәм тукыма пластикасын үткәргәннәр. Хирург Руслан Таһиров белән һәм оториноларинголог Алексей Васильев хатынның яңакларын, аскы иренен һәм ияген төзәтә алганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading