16+

Урыны җәннәттә булсын: хәрби операциядә Актаныш егете һәлак булган

Актаныш районы егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта бүген район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр иткән.

Актаныш районы егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта бүген район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр иткән.

Мосолов Сергей Александрович 1989 елның 21 февралендә Мари Суыксу авылында дөньяга килгән. Александр абый белән Алфира апаның 4 нче баласы, төпчек уллары иде ул.
1996 елда 1 сыйныфка укырга керә. Мәктәптә белем алу дәверендә физика, математика, мари теле буенча олимпиадаларда катнашып алдынгы урыннарны яулый. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елны Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга тәмамлаган егет, 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли. 
2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиясендә, контракт нигезендә дәвам итә, танк взводын җитәкли. 
Ватанны саклауда һәлак булган райондашыбызның урыны җәннәттә булсын. Район хакимияте каһарман егетебезнең якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклаша. 
Сергей Александрович белән хушлашу, шушы көннәрдә, Суыксу җирлегендә узачак.

Чыганак: Актаныш информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading