16+

Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү шеш китереп чыгарган

Мәскәү астындагы Балашиха шәһәрендә табиблар сирәк операция үткәргән.

Мәскәү астындагы Балашиха шәһәрендә табиблар сирәк операция үткәргән.

Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Күкрәк авыртуына зарланып 52 яшьлек ир-ат өлкәнең онкология диспансерына мөрәҗәгать иткән. Баксаң, моннан берничә ай элек ир-атның күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән булган. Табибка барырга ашыкмаган, ә кабыргалары авырта башлаганнан соң гына мөрәҗәгать иткән.

Диагностика барышында пациентта сирәк патология - кабырга фибромиксомасы ачыклаган. Кимерчәктә шеш үсә башлаган, ә аның ахыр чиктә яман шешкә әверелү куркынычы килеп чыккан.

«Мондый шеш бик сирәк очрый һәм учреждениебездә беренче тапкыр шеш үскән кабырганы кисеп алу буенча операция үткәрдек", - дип сөйләгән 1 нче номерлы торакаль онкология бүлеге мөдире Сергей Тараров.

Табиб сүзләренчә, операция ясау өчен шеш булган урынга өч тишек ясалган, бу ысул пациентның организмын тергезүне җиңеләйткән һәм авырту дәрәҗәсен киметкән. Шешне алга таба тикшерү өчен гистологик тикшеренүгә юнәлдергәннәр.

Пациентка алга таба дәвалану таләп ителми. Хәзер ир-ат хастаханәдән чыгарылган һәм гадәти тормышка кайткан, дип хәбәр итә 360.ru басмасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading