16+

Владимир Путин махсус хәрби операциягә кагылышлы карар игълан итте

Бу карар махсус хәрби операция ветераннарына, хәзерге вакытта гамәлдәге хәрби частьләр составында булган солдатларга һәм офицерларга кагыла.

Бу карар махсус хәрби операция ветераннарына, хәзерге вакытта гамәлдәге хәрби частьләр составында булган солдатларга һәм офицерларга кагыла.

Әлеге карар нигезендә, 1 марттан башлап, махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук солдатлар һәм офицерлар "Геройлар вакыты" ("Bpeмя гepoeв") махсус кадрлар программасында катнашу өчен гариза бирә алачак. Бу программа СВОда катнашучыларны төрле өлкәләрдә укытуны күздә тота.

Алар киләчәктә үз осталыкларын һәм тәҗрибәләрен мәгариф системасында, дәүләт компанияләрендә, бизнеста куллана ала, шулай ук төрле проектларны җитәкли ала.

Федераль Җыенга Юлламасында Президент махсус хәрби операция ветераннары кебек чын патриотларның зур потенциалга һәм кыйммәтле тәҗрибәгә ия булуын ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading