16+

«ВУЗларда бюджет урыннарының күпчелеге төбәкләргә бүленгән»

Мәгариф һәм югары белем министры Валерий Фальков сүзләренчә, быел илнең югары уку йортларында бүлеп бирелгән бюджет урыннары, соңгы еллар белән чагыштырганда, иң күбе.

Мәгариф һәм югары белем министры Валерий Фальков сүзләренчә, быел илнең югары уку йортларында бүлеп бирелгән бюджет урыннары, соңгы еллар белән чагыштырганда, иң күбе.

Яңа төбәкләрне исәпкә алып, Россия вузлары 2024 елда бюджетка 621 321 кешене кабул итә алачак. 

Иң күп урыннар «Мәгариф һәм педагогик фәннәр», «Мәгълүмат һәм исәп-хисап техникасы», «Клиник медицина», «Авыл, урман һәм балык хуҗалыгы», «Машина төзелеше» юнәлешләренә бирелгән. 

«Бюджет урыннарының абсолют күпчелеге – 73 проценты - төбәкләргә бүленгән», - дип билгеләп үтте Валерий Фальков. 

Бюджет урыннары буенча лидер - Татарстан Республикасы - 23 083 урын бүленгән. Свердловск өлкәсенә - 19 728, Ростов өлкәсенә - 18 352, Новосибирск өлкәсенә - 15 589, Башкортостан Республикасына - 14 451, Томск өлкәсенә - 13 468, Самара өлкәсенә - 13 146, Түбән Новгород өлкәсенә - 13 043, Красноярск краена - 12 860, Воронеж өлкәсенә - 12 675 урын туры килә. 

Шулай ук Россия Мәгариф һәм югары белем министрлыгы башлыгы 2024/25 уку елында кабул итү кампаниясенең төп этапларын билгеләде. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча документлар кабул итү 20 июльдән дә соңга калмыйча башкарылачак. 28 июльдән 30 июльгә кадәр өстенлекләргә ия укучыларны кабул итү уздырылачак (мәсәлән, интеллектуаль чаралар, җиңүчеләре призерлары). Кабул итүнең төп этабы 3 августтан 9 августка кадәр булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading