16+

Халыкның табигый кимүе 2046 елга кадәр дәвам итәчәк

Россиядә туучылар саны 2027 елга кадәр кимиячәк, шуннан соң акрын гына үсеш башлаячак, әмма халыкның табигый кимүе 2046 елга кадәр сакланачак, дип фаразлый Росстат.

Россиядә туучылар саны 2027 елга кадәр кимиячәк, шуннан соң акрын гына үсеш башлаячак, әмма халыкның табигый кимүе 2046 елга кадәр сакланачак, дип фаразлый Росстат.

Әйтик, 2046 елга кадәр Демографик фараз мәгълүматлары буенча, 2027 елда яңа туган балалар саны 1,140 миллионнан артык тәшкил итәчәк, шул ук вакытта үлүчеләр саны 1,844 миллионга җитәчәк. Шул рәвешле, халыкның табигый кимүе 703 мең кеше тәшкил итәчәк.

2045 елга туучылар саны 1,426 миллионга кадәр артачак, ә үлүчеләр саны 1,828 миллионга кадәр кимиячәк.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елда Россия халкының табигый кимүе 599,6 мең кеше тәшкил иткән, 2021 ел белән чагыштырганда, 1,7 тапкырга кимегән.
2021 елда Россия халкының табигый кимүе 1,04 миллион кеше тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading