16+

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның көне билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әстерханга эш сәфәре белән барды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әстерханга эш сәфәре белән барды.

Биредә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү комитеты утырышы булды. Әстерхан өлкәсендә милли бәйрәм 27 майда узачак.

Шулай ук Данис Шакиров Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы – Губернатор хакимияте җитәкчесе Павел Паутов белән очрашты. Очрашуда Сабан туена әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 майда Әстерхан өлкәсендә Татарстан сәнгать осталары концерты була, ә 27 майда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading