Ял көннәрен тигез итеп бүләргә, ягъни Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга кирәк.
Скопировать ссылку
Ял көннәрен тигез итеп бүләргә, ягъни Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга кирәк.
Бу фикерне Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов әйткән. Аның сүзләренчә, Яңа ел ялларын өч көнгә кадәр кыскартырга кирәк.
“Яңа ел бәйрәмнәрендә кеше атна буе ял итә, эшсезлектән интегә. Өч көн ял җитә, өч көн эчендә кеше актив рәвештә ял итеп өлгерә ала. Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга кирәк”, - дигән ул РИА “Новости” белән әңгәмә вакытында.
Шул ук вакытта депутат май бәйрәмнәрен кыскартуга каршы чыккан. “Май бәйрәмнәрен кыскартырга кирәкми, халык бәрәңге утырта, бакчада эшли. Бу очракта ялларның, чынлап та, файдасы бар”, - дигән Максим Иванов.
Комментарийлар