16+

Яңа елда кайсы урыннарда фейерверк аттырырга ярый?

Казан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт мәйданчыкта пиротехникадан файдалана алачак.

Казан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт мәйданчыкта пиротехникадан файдалана алачак.

Шәһәрдә янгын куркынычсызлыгын күзәтчелек органнарының 470тән артык хезмәткәре һәм янгын сүндерүчесе күзәтәчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Фердинант Тимурханов сөйләгәнчә, фейерверкны түбәндәге мәйданчыкларда аттырырга яраячак:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;

Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;

Вахитов һәм Идел буе районнарында – Сабантуй мәйданчыгы урнашкан каенлык каршындагы автомобиль стоянкасында;

Совет районында – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчыкта.

Бәйрәм көннәрендә барлыгы 407 объект контрольдә булачак, анда балалар катнашында Яңа ел чаралары уздырылачак. 8нче гыйнварга кадәр шәһәрнең оператив җавап бирү хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, бүлекчәләрнең җитәкче составы тәүлек буе кизү торачак. Шулай ук күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм янгын-коткару частьләре җитәкчелеге белән берлектә социаль өлкә объектларын тәүлек буе тикшереп тору планлаштырыла.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading