16+

Яңа туган баласын саткан

Ваемсыз ана үзенең яңа туган баласын Пятигорскида яшәүче гаиләгә саткан 😢

Ваемсыз ана үзенең яңа туган баласын Пятигорскида яшәүче гаиләгә саткан 😢

23 яшьлек әни, авыр матди хәлдә калуына сылтап, яңа туган улы өчен яңа әти-әниләр эзләү турында интернетта игълан урнаштырган. Бу игъланга Пятигорскида яшәүче ике кеше җавап биргән, алар баланы сатып та алган. 26 декабрь көнне алар Казанның ЗАГС идарәсенә аталыкны билгеләү турында ялган таныклык күрсәткән һәм ата-ана булу турында таныклык алдылар. Икенче көнне хатын-кыз аларга барлык документларны һәм баласын биргән.

Хәзерге вакытта Яңа Савин район судында әлеге җинаять эше карала.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading