Бүген Казанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәя. Көндез һава температурасы +12-14 градус тәшкил итәчәк.
Тулаем республика буенча урыны белән бераз яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, көндез һава температурасы +11-дән +16 градуска кадәр тибрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар