16+

Җәяүлеләр кичүендә олы яшьтәге ирне бәрдереп үтергән казанлы төне буе улының тууын билгеләп үткән

16 сентябрь көнне Казанда иртән Ломжа урамнары һәм Җиңү проспекты киселешендә коточкыч юл һәлакәте була. Һәлак булган ир-ат светофорның кызыл уты янганда чыккан.

16 сентябрь көнне Казанда иртән Ломжа урамнары һәм Җиңү проспекты киселешендә коточкыч юл һәлакәте була. Һәлак булган ир-ат светофорның кызыл уты янганда чыккан.

«Лада» шоферы исерек хәлдә булган, өстәвенә, бик югары тизлек белән барган. Күзәтү камерасыннан күренгәнчә, олы яшьтәге ир җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара. Бу вакытта аны зур тизлек белән барган машинаны бәрдереп китә. Бәрдерү көче шуның кадәр көчле була ки, җәяүленең ике аягы да сына. Кызганыч, пенсионер ир-ат юл-транспорт һәлакәте урынында ук җан биргән.

Ачыкланганча, җиңел машина йөртүче хөкем ителгән булган. Төне буе үзенең улының тууын билгеләп үткән, иртән исерек килеш руль артына утырган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading