16+

“Яратам! Бетте-китте!” комедиясе елатты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә  “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиянең премьерасы узды.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә  “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиянең премьерасы узды.

Әсәрнең авторы – Актанышта укытучы булып эшләүче Ләйсән Әминова. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. 
Җырлы-биюле комедия дигән. Әмма күз яшен тыя алмаган урыннар да булды. Мәхәббәт ул шундый нәрсә инде – елата да, уйландыра да, шул вакытта көлдерә дә. 

Спектакль яңгырдан качар өчен урын эзләүче Гөлия белән Аяздан башлана. Алар ике өе калган Җиләкле алан авылында тукталырга булалар. Гөлиянең ире – Роман –  шәһәрдән хатынын эзләргә килә. Хатын, Роман сүзләре буенча, сөяркә белән качып йөри икән. Бабай Гөлиягә Роман килгәнен хәбәр итми, әмма ирне качырып яшәргә калдыра. Шәһәр егете хатынын читтән күзәтергә мәҗбүр була. Гөлияне ерактан гына күреп аның хис-кичерешләрен ишеткәч, Роман хатынына яңа уянган мәхәббәт күзләре белән карый башлый. Гөлия дә Романны юксынып, аны сагына. Соңыннан, алар бергә кала. Ә Аяз кая китте дисезме? Ул – Гөлиянең абыйсы булып чыга. Роман бу мөһим мәгълүматны дә белмәгән, күрәсең. Аязны ул сөяркә дип уйлаган. 

2 сәгать эчендә төп геройларның берсе – Романның – үсешен дә сизәргә мөмкин. Спектакль башында ул үзен әллә кемгә куючы шәһәр егете булса, азагында Роман бәхетне акчада түгел, мәхәббәттә күрә башлый.

Комедия мәхәббәткә багышланган. Төп геройлардан тыш, Фаил картның һәм Мәйсәрә карчыкның 40 еллык тормыштагы авырлыкларны искә алуы, Рәзинә белән Саматның күп вакыт үткәннән соң кабат очрашуы, Гөлиянең абыйсы Аязның авыл кызы Җәмиләгә гашыйк булуы, Шәһәр кызы Алиянең Рафинадка карата мәхәббәт аңлатуы да әйтеп үткән теманы ачуда мөһим роль уйный. Кыскасы, сәхнәдәге һәрбер геройның тормышын мәхәббәткә алып кереп китә. 
Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган әлеге спектакльдә бетеп баручы авыл проблемасы да җитди урын ала. Ул проблема комедия ахырына чишелә дә башлый, чөнки азакта шәһәр кызы Алия авыл егете Рафинадка гашыйк булганы, Самат карт гомер буе эзләгән мәхәббәтен авылда тапканы ачыклана. Димәк, Җиләкле алан авылының кеше саны да артырга җыена. 

Төп геройлар бер-берсенә мәхәббәт аңлаткач, сәхнәдә “Килен төшерү” йоласы күрсәтелде. Гөлия белән Роман никах укытмаган икән, туй белән генә яшәргә булганнар. Әмма бу йоладан соң егет никахның кирәклеген аңлый. 

Фаил бабай ролендә Ренат Шәмсетдинов, Мәйсәрә карчык ролендә Лилия Мәхмүтова, Рәзинә карчык ролендә Люция Галләмова, Җәмилә ролендә Айсылу Мөсәлләмова, Гөлия ролендә Лилия Камалиева, Аяз ролендә  Айдар Фәтхрахманов, Роман ролендә Эдуард Никитин, Рафинад ролендә Салават Хабибуллин, Рәсимә ролендә Резедә Төхвәтуллина, Самат ролендә Илгизәр Хәсәнов, Алия ролендә Ландыш Ибәтуллина.
Спектакль сәбәбен эзләми, артык катлауландырмый, чын күңелдән яратырга өйрәтә. 

Адилә Илалова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading