16+

"Яшь программист"ларны барлыйлар

7-14 ноябрь көннәрендә «Яшь программист» XX республикакүләм конкурс оештырыла. Чара «Байтик» лагереның компьютер сыйныфында узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, узган елгы җиңүчеләр һәм IT-технологияләре белгечләре конкурсның төп кунагы булачак.

1995 елдан оештырылып килгән конкурста барлыгы 2500 укучы үз көчен сынап караган. Быел чарада республиканың 30 районыннан 150 компьютер «гений»ы катнаша. Белем бирү проекты укучылар өчен IT-өлкәсендәге карьера баскычының бер адымы булып тора. Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ­Россиянең Оборона министрлыгы Генераль Штабының мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүче белгеч Роберт Шәвәлиев, «ICL-КПО ВС» проекты җитәкчесе Илья Федоров, «Microsoft» программисты Ленар Әкбәров һ.б. билгеле шәхесләр әлеге конкурста үзләрен сынап караган. Конкурста башка төбәкләрдән килгән укучылар да катнаша ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading