27 август көнне Кукмара районының Вахит авылында “Авылга да, шәһәргә дә” дип исемләнгән арт-резиденция узачак.
Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Проектның максаты – яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне креатив индустрия аша таныту.
“2021 елда әлеге проект Россия Президентының мәдәни инициативаларның фонды грантына ия булды. Бу проект яшьләрнең сәләтен ачарга, төрле районнарда яшәүче егет һәм кызларны берләштерергә, таныштырырга ярдәм итә. Кукмара районында җитештерү өлкәсендә дә, мәдәният юнәлешендә дә зур эшләр башкарыла, район көннән-көн үсә. Вахит авылы – уникаль территория. Авылның нинди уңышлар белән чәчәк атуы, халкының уңганлыгы күпләргә үрнәк”, - диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Узган ел “Авылга да, шәһәргә дә” проекты “Паблик-арт” юнәлешендә эшләүче яшь рәссамнар һәм архитекторлар, “Этно-фьюжн” фолк жанрында иҗат итүче музыкантлар һәм “Локал хистори” юнәлешендә экскурсоводлар өчен оештырылган иде.
Быел исә проектка берникадәр үзгәрешләр кертелгән: “АртЛаб” юнәлешендә яшь рәссамнар Вахит авылын рәсемгә төшерәчәк, “МузЛаб” юнәлешендә фолк жанрындагы музыкантлар иҗат итәчәк, “ДэнсЛаб” юнәлешендә бию чыгышлары булыр дип көтелә. Арт-резиденция кысаларында автор-башкаручы Булат Алеев, хореограф Анна Пушкина, рәссам Никита Маркин үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Оештыручылар әйтүенчә, проектка гаризалар 15 августка кадәр кабул ителә. Гаризаларны “Авылга да, шәһәргә дә” проектының ВКонтактедагы рәсми төркеменә юлларга кирәк. Әлегә 25ләп гариза килгән, бу – Алексеевск, Әтнә, Балтач, Саба, Мөслим, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Чүпрәле һәм башка район яшьләре. Проектта 18-35 яшьтәге егетләр һәм кызлар катнаша ала.
Шуны да әйтергә кирәк, проектта катнашу – бушлай. Катнашучыларның ашау һәм яшәү чыгымнарын оештыручылар күтәрә. Арт-резиденциянең йомгаклау эш нәтиҗәләрен 27 август көнне Вахит авылында узачак “Авыл һәм шәһәре көне” шоу-кейс бәйрәмендә күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар