16+

Яшьләр Дәүләт Думасы депутатларыннан нәрсә көтә?

Алёна Нестерова, 29 яшь: - Депутатлардан киләчәктә сырхауханәләргә зуррак игътибар бирүләрен һәм бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруларын сорар идем. Александр Осипов, 31 яшь: - Машина йөртүче буларак юллар проблемасын күтәрәсем килә. Машинага налоглар да, штрафлар да арта. Киләчәктә әлеге проблема уңай якка хәл ителер дип уйлыйм. Кочнева Анастасия, 21 яшь:...

Алёна Нестерова, 29 яшь:
- Депутатлардан киләчәктә сырхауханәләргә зуррак игътибар бирүләрен һәм бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруларын сорар идем.

Александр Осипов, 31 яшь:
- Машина йөртүче буларак юллар проблемасын күтәрәсем килә. Машинага налоглар да, штрафлар да арта. Киләчәктә әлеге проблема уңай якка хәл ителер дип уйлыйм.

Кочнева Анастасия, 21 яшь:
- Беренче тапкыр сайлауларга килдем. Коррупция бетеп, гади халыкның тормышы җайлануын телим.

Земцова Александра, 22 яшь:
- Сайлаган партиям киләчәктә уку-укыту системасына аеруча игътибар бирер дип уйлыйм. Бюджет урыннарын арттырып, өстәмә белем алуны уңайлырак итсеннәр иде. Ә яшүсмерләр өчен БДИны җайлаштыруларын сорар идем.

Шаехова Эльмира, 20 яшь:
- Киләчәктә студентларга күбрәк игътибар булыр дип өметләнәм. Безгә карата махсус программалар, льготалар җитеп бетми. Тулай торак һәм җәмәгать транспортында йөрү студентлар өчен зур проблема булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading