16+

Җырчы Люция Мусинаның кайгысын уртаклашабыз...

Бик күп кешеләр, шул исәптән сәхнәдәш дуслары да Люциянең олы кайгысын уртаклаша.

Бик күп кешеләр, шул исәптән сәхнәдәш дуслары да Люциянең олы кайгысын уртаклаша.

«9 июль көнне әнием бу дөньядан китте. Урының оҗмахның түрләрендә булсын, әнием. Ышанып булмый...», дип язган Люция Мусина үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Бик күп кешеләр, шул исәптән сәхнәдәш дуслары да Люциянең олы кайгысын уртаклаша. 

«Шәһри Казан» газетасына биргән әңгәмәсендә абыйсының һәм әтисенең үлемен авыр кичерү турында сөйләгән иде.

– Үземне хәтерләгәннән бирле күккә карап, йолдызларга соклана идем. Үземчә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә идем. Нигә тудым, нишлим мин монда, киләчәктә кем булырмын икән, дип уйлана идем. Башымда мең төрле сорау иде. Без күбрәк әбекәй белән үстек. Бабакай иртәрәк китте. Аннан гел сугыш турында сөйләткәнемне хәтерлим. Әти җитәкче урынында эшләде, әни хисапчы иде. Миннән олырак Альберт абыем миңа бер яшь булганда, 4,5 яшендә яман чирдән вафат булган. Илдар исемле энем белән бергә уйнап үстек. Ә 10 яшькә кечерәк Илнур энем миңа улым кебек булды.

– Әтиең вафат булды. Чирли идеме?
– Әти 2021 елның 18 гыйнварында 73 яшендә вафат булды. Озак та чирләмәде ул. Ашказанына зарлангач, анализлар тапшырырга бардык. Шулай итеп, көз көне әтинең яман чир белән авырганын белдек. Үзенә “язва” белән авырыйсың, дидек. “Нигә мине хастаханәгә салмыйсыз?” – диде. Әмма табиблар яман чирнең дүртенче стадиясе диделәр. Изге күңелле кеше булгангадыр инде, әти урын өстендә азапланып ятмады. Бик тиз китте. Әтинең юклыгына әле дә ышанып булмый, чөнки көчле рухлы кеше иде. Беркайчан да чирләмәде һәм чирләгән кешегә ышанмады. “Йөрәк авырта”, – дисәк, кайда соң синең йөрәгең, дип әйтә иде. Озак кына үземне кулга ала алмадым. 

– Әтиең нинди кеше иде?
– Ул бик гадел, акыллы, төгәл, намуслы кеше булды. Аны хөрмәт иткән кешеләр күп иде. Һәрвакыт әтием белән горурландым. Кечкенә чагымда да урамда әти белән исәнләшеп китсәләр, күңел була иде. Әти трибуна артында чыгыш ясаганда да, аны горурлык хисе белән тыңлый идем. Аның сөйләме шулкадәр матур булды. Әти турында бик якты хатирәләр күңелдә калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Люция, олы кайгың белән уртаклашам. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.

    Мөһим

    loading