16+

Җырлыйсың килсә, ишегалдына чык

Казанда 1 августтан «Безнең ишегалды авазы – безнең команда авазы!» («Голос нашего двора – голос нашей команды!») халык караокесы шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.

Җырлыйсың килсә, ишегалдына чык

Казанда 1 августтан «Безнең ишегалды авазы – безнең команда авазы!» («Голос нашего двора – голос нашей команды!») халык караокесы шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.

Гаризаны голосдвора.рф сайтына юлларга кирәк, әлеге сайт шушы көннәрдә ачылачак.

– Үзешчәннәрдән ишегалды концертын 2016 елда Киров һәм Мәскәү районында активист Яна Бариева башлап җибәргән иде. Шушы мәдәни чара шәһәркүләм төс алды. Быелгы ишегалды концертларына эстрада йолдызлары, танылган шәхесләр дә киләчәк, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Конкурс 24 мәйданчыкта: ишегалларында, скверларда һәм паркларда оештырыла. Иҗат бәйгесе 10 августта «Салават күпере» торак комплексында старт ала. Районнар конкурслары финалы «Крылья Советов», «Калейдоскоп» паркларында, Горки-Әмәт урман паркында һәм «Фестивальный» бульварында була. Җиңүчеләр халык тавыш бирүе аша ачыклана. Конкурс җиңүчеләренә 30 августта – Шәһәр көне бәйрәм концертында чыгыш ясау хокукы да бирелә.

Казан мэры Илсур Метшин бу мәдәни чараны дәртләнеп хуплады.
– Бик яхшы башлангыч, бик яхшы идея. Киров һәм Мәскәү районнарында бу конкурста булдык, ихлас иҗат омтылышын күрдек. Түбән Камада үскән чакта мин йортыбыздагы һәр кешене танып белә идем, хәер, биш катлы гына йорт иде ул. Хәзер кеше бер-берсен белми. Ишегалды күршеләрен берләштерә торган бик әйбәт мәдәни чара бу, – диде ул.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading