Пермь краенда югалган туристлар тере килеш табылган. Бу хакта 11 июльдә җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.
Елга буйлап йөзеп киткән төркем берничә көн элемтәгә чыкмаган.
"Пермь краенда югалган туристлар төркеме табылган, барлык туристлар да исән", - диелә җирле хакимият хәбәрендә.
22 кешедән торган туристлар төркеме, шуларның 11е балалар, 2023 елның 4 июлендә урта Усьва бистәсеннән Усьва елгасы буйлап йөзәргә киткән. Шуннан соң алар элемтәгә чыгудан туктаганнар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, туристлар үз сәяхәтләрен коткару хезмәтләре аша рәсми рәвештә теркәмәгәннәр. План буенча, алар елга буйлап катамараннарда 175 километрга йөзеп чыгарга тиеш булганнар. Ә 2023 елның 9 июлендә, бу юлны узгач, Усьва бистәсендә булырга планлаштырганнар. Әмма билгеләнгән вакытта туристлар тиешле урынга чыкмый. Тиздән аларны эзли башлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар