4 августта үз теләге белән хезмәт итү урынын калдырган һәм Башкортстан трассасында граната шартлату белән янау сәбәпле кулга алынган хәрби хезмәткәр тикшерү изоляторы камерасында үз-үзенә кул салган.
Дезертир 2 августта Уфа янындагы трассада тоткарлана һәм кулга алына. Элегрәк 39 яшьлек хәрби үз теләге белән частьтан китә, шуннан соң аны хокук сакчылары эзәрлекли башлый. Икенче тапкыр әлеге хәрби суд-психиатрия экспертизасына алып барганда кача.
Ир трассага чыга һәм үз-үзен граната белән шартлатырга яный. Әлеге хәл аркасында трассада хәрәкәт итүне туктатырга туры килә. Аның белән сөйләшү алып бару өчен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе килә. Ул дезертир белән аралаша һәм аны хокук сакчыларына бирелергә күндергән.
ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, 30 августта ике айга кулга алынган ирнең СИЗОда үле килеш табылуы билгеле була. Камерада ул берүзе тотылган. Видеокүзәтү камераларының язмалары әлеге ир янына беркемнең дә кермәвен, камерадан чыгарылмавын күрсәтә.
Билгеле булганча, 11 августта аның янына Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары килә. Шикләнелүче камерада тоту режимына карата бернинди шикаятьләр дә белдерми. Бу хәлнең шартлары ачыклана. Беренчел мәгълүматлар буенча, кулга алынган кеше үз-үзенә кул салган.
Фото: социаль челтәрләрдән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар