Кичә Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум ачылды.
Биредә төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән танылган белгечләр шәһәр мохитен төзү хакында фикер алышты. Бүген форумда катнашучылар «Яшәр өчен мохит» дигән пленар сессиядә, тематик секцияләрдә чыгыш ясаячак.
Чарага Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман да килгән иде.
- Форумның Татарстанда, Иннополиста уздырылуы бик мөһим мәгънәгә ия. Бәлки әлеге чара быел гына түгел, мөгаен, 1986 елда ук үткәрелергә тиеш булгандыр. Шул еллардан бирле илебездә технологияләр үсешендә күп нәрсә үзгәрде. Әмма никтер без һаман да бер үк төрле йортлар, «К», «М», «Б» хәрефләре рәвешендә тораклар салуны дәвам итәбез, - дип искәртте Премьер-министр Илдар Халиков.
Яңа стандартлар буенча төзелгән заманча торак нинди була? Россиянең Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгыңда бу мәсьәләгә күптән игътибар бирелә башлаган. Әйтик, яз көне Россия Президенты Владимир Путин үткәргән шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдән соң, Россия шәһәрләрен үстерүнең яңа стандартларын әзерләү бурычы куелган. Бурыч үтәлә дияргә була. Россиянең күп кенә шәһәрләре, шул исәптән Казан да күзгә күренеп үзгәрә бара.Нәтиҗә үзен киләчәктә тагын да сиздерер әле. Иннополис - киләчәк шәһәре үзе дә күмпедер дәрәҗәдә моның ачык мисалы. Бу шәһәрдә заманча калаларны проектлауның яңа стандартлары чагылыш тапкан.
Ике көн дәвам иткән форумда белгечләр төрле остаханәләрдә тәҗрибә уртаклаша ала. Шәһәр мохитен төзүгә яңача караш формалаштыру мөмкинлеге дә тудырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар