16+

Зур капчыклы Лидия Әхмәтова Президентка рәхмәт укый

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләсе елның маены кадәр дәвам итә.

Зур капчыклы Лидия Әхмәтова Президентка рәхмәт укый

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләсе елның маены кадәр дәвам итә.

- Республика җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә теләктәшлек күрсәтеп, бик дөрес эшли. Бу - халыкны да, продукция җитештерүчеләрне дә чын-чынлап социаль яклау. Үзем Сабадан, райондашларымның уңышларына куанам, - дип, фикерләре белән уртаклашты музыкант Рөстәм Әхмәтов.

Иренең сүзен җырчы Лидия Әхмәтова күтәреп алды.
- Безнең фатирда иң зу-у-р капчык шимбә көнгә әзерләп куелган. Ярминкәләргә үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне сатып алырга дип шатланып чыгабыз. Шушы эшнең башлангычында торучы Президентыбызга һәм авыл халкына зу-у-р рәхмәт! - диде Лидия Әхмәтова.

Гәрчә соңгы вакытта балы бик сатылмаса да, Арчадан умартачы Илшат Ибраһимов ярминкәләрне кирәкле гамәл дип саный.
- Бал сентябрь айларында әйбәтрәк үтте. Республика шәһәрләрендә җирле умартачыларның күргәзмә-сәүдәләре ешрак оештырылсын иде, - дигән теләген җиткерде умартачы Илшат.

Кайбыч районының Куланга станциясеннән башкалага ярминкәгә килгән Ләйсән белән Михаил Медовларның кәефләре бик әйбәт, күз тимәсен.
- Шәхси хуҗалыкта 500 баш каз, тагын 500 баш муларда дигән казүрдәк асрыйбыз. Язгы якта ун мең бройлер чебеше алып, халыкка таратам. Чебешләрнең сатылып бетмәгәнен үзебез үстерәбез. Казанга ярминкәләргә инде җиде ел йөрибез, файдасын бик күрәбез, -ди Михаил Медов.

Татарстанның хөкүмәт бинасында узган видеоконференциядә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр иткәнчә, 10 сентябрьдән бирле республикада унике ярминкә үткәрелгән. Казаннан тыш, ярминкәләр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Чистай шәһәрләрендә дә бара. Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе, кибетләрдәге бәяләргә караганда, 20-30 процентка кадәр арзанрак.

- Ярминкәләр - социаль проект, шунлыктан без аңа җаваплы карыйбыз, - диде Николай Титов. - узган еллардагы кебек үк, быел да ярминкәләрдә катнашучыларның транспорт чыгымнары капланачак. Түләүләр шушы көннәрдә башлана.
Татарстан Президенты, фермерлар үтенече буенча, Казанда алар өчен атнаның һәр көнендә арадашчыларсыз сәүдә итү чатыр­лары булдыру бурычы йөкләгән иде.

- Рөстәм Нургалиевич, сезнең күрсәтмәне үтәп, Казанда җиде урында чатыр-корылма төзелде, - диде Николай Титов, - фермерлар җитештергән продукцияне сатуның яңа дәрәҗәсе, яңа алымы бу сәүдә мәйданчыклары. Казан шәһәре башкарма комитеты белән берлектә, әлеге чатырларда сәүдә итүчеләрнең санын арттыру максатында эш алып барабыз. Җәйге якта чатырлар тулы куәтенә эшләп китәр дип уйлыйбыз.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин әйтүенчә, казанлылар бу сәүдә чатырларына ияләшә башлаган, фермерлар да канәгать.

- Мондый мәйданчыкларны тагын кайларга урнаштыру кирәклеге турында уйлашыгыз. Чаллы шәһәрендә дә бу эшне башкарырга кирәктер, мөгаен. Анда - ярты миллион халык, Казан тәҗрибәсе кирәк булырга мөмкин. Без бу теманы үстерәчәкбез һәм теләктәшлек күрсәтәчәкбез, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ярминкәләрне оештыручыларга, шулай ук ярминкәләрдә катнашучы эре игенчелек хуҗалыкларына, терлекчелек комплексларына, фермерларга һәм шәхси ярдәмчел хуҗалык­ларга рәхмәтен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading