16+

1 августтан пенсияләр күләме ничек үзгәрәчәк?

1 августтан кайбер категория пенсионерларның пенсияләре артачак. Түләүләрне кемгә һәм нинди нигездә арттырачаклар?

1 августтан кайбер категория пенсионерларның пенсияләре артачак. Түләүләрне кемгә һәм нинди нигездә арттырачаклар?

Пенсионер июль аенда 80 яшькә җиткәч, 1 августтан картлык буенча иминият пенсиясенә икеләтә билгеләнгән түләү ала башлый. 2025 елда әлеге түләү күләме аена 8 907,70 сум тәшкил итә (РФ Хөкүмәтенең 23.01.2025 № 34 карары). Түләү артканнан соң картлык буенча иминият пенсиясе айга 17 815,40 сумга тигез булачак. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әгәр пенсионер ерак төньяк районнарында яки аларга тиңләштерелгән җирләрдә яши икән, әлеге түләү өстәмә рәвештә район коэффициентына арта.

I төркем инвалидлык
Пенсияне арттыру өчен тагын бер нигез булып пенсионерга I группа инвалидлык билгеләү тора. Әгәр аңа карата июль аенда тиешле медицина карары чыгарылган булса, аңа шулай ук картлык буенча иминият пенсиясенә икеләтә билгеләнгән түләү каралган. 

Шул ук вакытта әгәр пенсионерга өстәмә түләү билгеләнгәннән соң 80 яшь тулган булса, икенче тапкыр андый өстәмә аңа тиеш түгел.

Тагын бер өстәмә түләү үзләренең якын туганнарын (балигъ булмаган яки югары уку йортларында көндезге формада белем алучы балалары һәм оныклары, пенсия яшендәге ата-аналары яки ирләре, инвалидлары) карап, тәрбияләп торучы пенсионерлар өчен каралган. Бу очракта картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү арта.

Агымдагы елда өстәмә түләүне исәпкә алып, теркәлгән түләү күләме шундыйрак булачак:

Пенсионер тәрбияләп, карап торучылар саны (80 яшьтәге яки I төркем инвалид булган затлардан тыш)
Өстәмә түләүне исәпкә алып, теркәлгән түләү суммасы, аена.
Бер кешегә 11 876,93
Ике 14 846,16 
Өч кешегә 17 815,39 сум булачак. 

Россия Социаль фонды ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларга түләүләрне балларны исәпкә алып яңадан саный. Арту күләме һәр эшләүче пенсионерга карата индивидуаль билгеләнә. Ул хезмәт стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Россия Социаль фонды эш бирүчеләрдән алган мәгълүматлар буенча гаризасыз тәртиптә шундый яңадан исәп-хисап ясый.

Исәп-хисап вакытында чикләү гамәлдә булуын билгеләп үтик. Өстәмә елына өч баллга тиң суммадан югарырак була алмый. Шул ук вакытта бер шәхси пенсия коэффициентының бәясе кешенең пенсиягә чыгу вакытына теркәлгән була. Ул хәзерге мәгънәсеннән аерылырга мөмкин.

Тагын кемгә түләүләрне яңадан караячаклар
1 августтан пенсия түләүләренең күләмен гаризасыз рәвештә яңадан караячаклар тагын бер категория-авыр һәм зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләр. Аларга – пенсиягә чыккан очу экипажлары әгъзалары (федераль закон 27.11.2001 № 155-ФЗ) һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре (федераль закон 10.05.20210 № 84-ФЗ) керә.

Мондый пенсионерлар өчен түләүләр квартал саен (1 февральдән, 1 майдан, 1 августтан һәм 1 ноябрьдән) яңадан карала. Арту күләме конкрет һәр зат буенча билгеләнә. Бу чакта тиешле еллар эшләү һәм аның өчен эш бирүче тарафыннан күчерелгән иминият кертемнәре суммалары исәпкә алына, шулар исәбеннән өстәмә түләү финанслана да инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading