16+

1 августтан тупланма пенсияләр 17,3 процентка арта

1 августтан Россиядә тупланма пенсияләр 17,3 процентка индексацияләнәчәк.

1 августтан Россиядә тупланма пенсияләр 17,3 процентка индексацияләнәчәк.

Бу хакта Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин хәбәр иткән.

Депутат аңлатуынча, яңадан исәпләү 2025 елдагы инвестиция нәтиҗәләренә нигезләнеп башкарыла. Россия Социаль фондында тупланган пенсия акчаларын  дәүләт идарәче компаниясе инвестицияли. Моннан тыш, бу акчалар белән шәхси идарәче компанияләр һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да идарә итә ала.

Говырин сүзләренә караганда, узган ел инвестиция кереме инфляциядән шактый югары булган. Инфляция 5,6 процент тәшкил иткән, ә инвестиция нәтиҗәләре моңа караганда өч тапкыр диярлек күбрәк булган. Шуңа күрә пенсияләрне арттыру күләме дә сизелерлек.

Финанслаштырылучы пенсия программасында катнашучылар, шулай ук ана капиталы акчаларын тупланма пенсиягә юнәлткән гражданнар өчен индексация тагын да югарырак булачак — 19,3 процент.

Яңадан исәпләү автомат рәвештә үткәреләчәк. Пенсионерларга бернинди гариза язарга кирәкми. Арттырылган түләүләр гадәттәгечә төп пенсия белән бергә күчереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading