16+

1 февральдән Россиядә 40 социаль түләү индексацияләнә

Россиядә 1 февральдән 40 төр социаль түләү планлы рәвештә индексацияләнә.

Россиядә 1 февральдән 40 төр социаль түләү планлы рәвештә индексацияләнә.

Аларның күләме якынча 5,6 процентка артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, индексация Росстат мәгълүматлары нигезендә, бәяләрнең реаль үсешен исәпкә алып башкарыла. Минималь хезмәт хакына бәйле булмаган барлык социаль түләүләр арттырылачак.

Ана капиталы күпмегә арта?

1 февральдән ана капиталы түбәндәгечә булачак:

беренче балага – 728 922 сум (элек 690 267 сум иде);

икенче һәм аннан соңгы балаларга (әгәр беренче балага алмаган булсалар) – 963 243 сум;

икенче балага (әгәр ана капиталы беренче балага алынган булса) – 234 321 сум.

Арту яңа сертификатларга да, элек алынган, ләкин файдаланылмаган акчаларга да кагыла.

Балалы гаиләләр өчен түләүләр

Бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие 28 456 сум булачак.

Бала карау буенча айлык пособие:

минималь – 10 837 сум,

максималь – 83 021 сум.

Ташламага ия булучылар өчен айлык түләүләр

СССР һәм РФ Хезмәт Геройларына – 103 693 сум,

Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына – 76 473 сум,

сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына – 4 839 сум,

I төркем инвалидларга – 6 157 сум,

II төркем инвалидларга – 4 397 сум,

III төркем инвалидларга – 3 520 сум.

Башка түләүләр

Эшсезлек буенча пособие 15 886 сумга кадәр артачак.

Күмү өчен бирелә торган компенсация 9 679 сум тәшкил итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading