Программада: җирле артистлар чыгышы, балалар мәйданчыгы, мастер-класслар. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.
Татарстан башкаласында «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме узачак. Чара 2 августта «Казан» Гаилә үзәгендә узачак.
Күңел ачу программасы һәм балалар мәйданчыгы, җирле артистлар чыгышлары, төрле мастер-класслар, шулай ук Татарстан Республикасы Авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү оештырыла.
Бәйрәмдә шулай ук «Һөнәри юнәлеш аллеясы» булачак, анда тармак предприятиеләре һәм уку йортлары катнашачак.
Чарага керү ирекле. Башлана 15:00 тә, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.
Чара халык арасында авиацияне танытыруга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар