16+

2025 елда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү даталары билгеле

14 марта 2025, 10:13
250
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстан Россия мәгърифәт министрлыгының соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәрен үтәячәк.

Татарстан Россия мәгърифәт министрлыгының соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәрен үтәячәк.

Республиканың мәгариф учреждениеләрендә алар 24 май һәм 28 июньдә узачак, дип хәбәр итә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Казан мэриясе матбугат хезмәте дә әлеге хәбәрне раслаган. Анда гомумшәһәр чарасының датасы барлык чыгарылыш укучылары өчен әле билгеләнмәгән, дип ачыклык керткәннәр. 

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел Татарстан мәктәпләрен 15 меңнән артык укучы тәмамлаячак. Элек 14,3 мең иде. Мэрия мәгълүматлары буенча, соңгы кыңгырау Казанның 11 нче сыйныфларының 5,4 мең укучысы өчен яңгыраячак.

Узган ел Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә «Татнефть Арена»да узды. Ул вакытта соңгы кыңгырау Казанның 20 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгырады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading