Бер кулы ампутацияләнгән, икенчесе бик начар хәлдә.
Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары бишенче тәүлек буе «Чаллы Бройлеры» предприятиесендә эшләгән 27 яшьлек хатын-кыз гомере өчен көрәшә. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Хатын-кызның бер кулы ампутацияләнгән, икенчесе бик начар хәлдә. Әлеге фаҗигадән соң аны медикаментоз йокыга керткәннәр.
«Чаллы Бройлерында» бәхетсезлек очрагы факты буенча хезмәтне саклау таләпләрен бозу турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Моңа кадәр Тукай районы прокуратурасы предприятиедә тикшерү оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар