16+

32 миллион россияле кредит алуга үзенә тыю куйган

Россиядә 32 миллионга якын кеше кредит һәм займ рәсмиләштерүгә үз-үзенә тыю куйган.

Россиядә 32 миллионга якын кеше кредит һәм займ рәсмиләштерүгә үз-үзенә тыю куйган.

Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко РИА Новостига сөйләгән.

Кредит алуга үз-үзеңне тыю мөмкинлеге 2025 елның 1 мартында «Дәүләт хезмәтләре» порталында эшли башлады. Яңа хезмәт мошенниклардан саклану өчен кулланыла.

Гражданнар кредит һәм займнар рәсмиләштерүгә тулысынча яки өлешчә чикләү куя ала. Мәсәлән, кредитны дистанцион рәвештә рәсмиләштерүне генә тыярга мөмкин.

Вице-премьер сүзләренчә, сервис россиялеләр арасында актив кулланыла. Бүген инде 32 миллионга якын кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.

Үз-үзеңне тыю аеруча мошенниклар кеше исеменә яшерен рәвештә кредит рәсмиләштерергә тырышкан очракларда өстәмә саклану чарасы булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading