16+

400 татар эшмәкәре Казанга җыела: хәләл индустриядә шактый яңалык көтелә

23-25 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыены узачак.

23-25 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыены узачак.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – хәләл индустриядә эшләүче җитештерүчеләрнең берлеген оештыру.

Инде 19 ел рәттән үткәрелүче әлеге форум татар дөньясы эшмәкәрләренең элемтәләрен ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булып тора. Быел чарада дөньяның 10 иленнән һәм Россиянең 58 төбәгеннән 400 татар эшмәкәре катнашыр дип көтелә.

Форум кысаларында эре һәм урта бизнес вәкилләре өчен Теләче районына эш сәфәре дә каралган. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, Теләче алдынгы авыл хуҗалыгы районы буларак кына түгел, ә үзендә эшләп килгән сәнәгать паркы белән дә кызыклы. Шулай ук делегатлар Теләче районының танылган фермеры, татар атларын үрчетүче Сәгыйть Гыйниятуллинның утары белән дә танышачаклар.

Форумның пленар утырышы Казанның уникаль осталык үзәгендә үтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading