16+

85 яшьтә дә иҗатта: Ренат Харис юбилеен «Сөембикә» белән билгеләде

Казан ханлыгының соңгы хакиме Сөембикәнең фаҗигале язмышы турындагы опера — Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее кичәсендә төп бүләк булды.

85 яшьтә дә иҗатта: Ренат Харис юбилеен «Сөембикә» белән билгеләде

Казан ханлыгының соңгы хакиме Сөембикәнең фаҗигале язмышы турындагы опера — Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее кичәсендә төп бүләк булды.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында шагыйрьне хөрмәтләделәр. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашып, юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән котлады.

— Ренат Харис үз халкына, үз республикасына чын күңелдән бирелгән кеше, — диде Марат Әхмәтов. Ул шагыйрьнең Татарстанның яңа тарихында һәм дәүләт символларын булдыруда зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Юбилей уңаеннан Ренат Хариска Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук аның «Дуслык» ордены белән бүләкләнүе игълан ителде.

Ренат Харисның «Сөембикә» операсы Казан сәхнәсендә беренче тапкыр 2018 елда куелган. Әсәр XVI гасырда Казан ханлыгы җимерелгән чорны һәм Сөембикә ханбикәнең язмышын бәян итә. 2025 елда спектакль «Россиянең театр куелышларының алтын фонды»на кертелде.

85 яшьлек юбиляр үзе дә иҗаттан туктарга җыенмавын әйтте.

— Эшләү өчен илһам кирәк, ә илһам — ул күңел эше. Минем җаным иртә белән дә, кич белән дә эшләде, — диде Ренат Харис.

Госсовет фото госсовет

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading