Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 7 майда, безнең төбәк аз болытлы антициклон йогынтысында калачак.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы 0 градустан +5 градуска чаклы төшә, урыны белән һавада һәм туфракта 0..-2 градус көтелә. Көндез +14..+19 градуска чаклы җылына.
8 май көнне көньяк-көнчыгыш циклонның тыл өлеше йогынтысында калачакбыз. Урыны белән зур булмаган яңгырлар явачак. Төнлә температура фоны +5..+10 градус, көндез +14..+19 градс булыр дип көтелә.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең алдан фаразы буенча, 9 майда урыны белән зур булмаган яңгыр явачак, температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк һәм +13..+18 градус тәшкил итәчәк.
10 майда явым-төшем көтелми, көндез температура +15..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов май бәйрәмнәрендә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар