16+

Әбиләр чуагы тагын кайчан көтелә?

Татарстанда 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр кабат әбиләр чуагы көтелә.

Татарстанда 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр кабат әбиләр чуагы көтелә.

Бу чорда һава температурасы 16 градуска кадәр артачак, дип хәбәр иткән “Татар-информ”га “МЕТЕО” фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин. 

«Татарстанда 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр җылытачак. Һава температурасы 13-16 градуска кадәр кадәр күтәреләчәк. Бу чорда бернинди дә явым-төшем көтелми", – дигән агентлык әңгәмәдәше. Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округының көньягында шактый җылы һава массасы формалашачак, шуңа күрә анда температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading