Бу хакта КФУга караган университет клиникасының Үсеш, сыйфат һәм цифрлы медицина буенча баш табиб урынбасары, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Иван Киясов белдерә. Аның әйтүенчә, берничә ай эчендә иркен режимда 2–7 килограммга кадәр, хәтта аннан да күбрәк ябыгырга мөмкин. Әмма нәтиҗә кешенең башлангыч халәтенә бәйле.
- Артык авырлык никадәр күбрәк булса, нәтиҗә дә шулкадәр сизелерлек була. Әгәр гомумән, тышкы кыяфәтегезгә артык шелтәләр юк икән, әмма җәйгә бераз гына формаларыгызны яхшыртырга телисез икән, үлчәү күрсәткечләренә түгел, ә көзгегә карау дөресрәк, – ди белгеч.
Иван Киясов фикеренчә, диетага утырганчы, иң элек тормыш ритмын тәртипкә китерергә кирәк. Бу – төп нигез.
Комментарийлар