16+

Алексеевск районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

11 августта Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булган.

11 августта Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, 50 яшьлек Peugeot йөртүчесе Алексеевск бистәсенә барганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, пассажир автобусына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике транспорт чарасы бәрелешкән.

Һәлакәтнең барлык шартларын ачыклау өчен вакыйга урынына район прокуроры Фәргать Шәйхаттаров килгән.

Факт буенча процессуаль тикшерү оештырылган. Аның барышын һәм нәтиҗәләрен район прокуратурасы контрольдә тота.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading