16+

Аллергиягә каршы вакцинаны 2026 елда теркәү планлаштырыла

Россиядә аллергиягә каршы вакцинаны вакытлыча теркәү 2026 елның икенче кварталына планлаштырылган.

Россиядә аллергиягә каршы вакцинаны вакытлыча теркәү 2026 елның икенче кварталына планлаштырылган.

Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) җитәкчесе Вероника Скворцова «Тормыш фәннәрендә иң мөһиме: ачышлардан алып милли стратегияне гамәлгә ашыруга кадәр» темасына узган матбугат конференциясендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Хәзер параллель рәвештә клиник тикшеренүләрнең өченче фазасы өчен пациентлар җыю тәмамлана. 2026 елгы чәчәк ату сезоныннан соң әлеге вакцинаны даими теркәүгә бирергә өметләнәбез», — диде ФМБА башлыгы.

Узган елның ноябрендә Россиядә каен серкәсенә аллергияне һәм азык аллергиясен профилактикалау һәм дәвалау өчен вакцина клиник тикшеренүләренең өченче фазасы башланды. Скворцова сүзләренчә, тикшеренүләрнең берләштерелгән беренче һәм икенче фазалары инде гамәлдәге законнар нигезендә вакцинаны теркәү өчен җитәрлек, әмма аны кулланучыларда нәтиҗәлелекне даими мониторинглау шарты белән.

Моңа кадәр Казакъ милли аграр тикшеренү университеты галимнәре XA19 антитәнчеген эшләгән иде. Ул әремгә аллергия вакытында тычканнарның үпкәләрендә шешүне, төчкерүне һәм ялкынсынуны киметкән. XA19 аллергия китереп чыгарылган башка тычканнарның борынына кертелгән, нәтиҗәдә хайваннарда симптомнар диярлек тулысынча юкка чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading