16+

Автотуризмга яңа сулыш: Татарстанда кунакханәләр һәм сервис мәйданчыклары саны арта

Татарстанда автомобиль туризмын үстерү буенча эшләр дәвам итә.

Татарстанда автомобиль туризмын үстерү буенча эшләр дәвам итә.

Бу юнәлеш Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла һәм илнең туристик инфраструктурасын камилләштерүгә юнәлтелгән.

Бүгенге көндә республикада дүрт автомобиль туристик маршруты расланган. Аларга тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннар гына түгел, ә автомобильләрдә һәм автоөйләрдә сәяхәт итүчеләрне кабул итәргә әзер булган заманча инфраструктура объектлары да кертелгән.

«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында эшмәкәрләргә автотуристлар өчен уңайлы шартлар тудыруга дәүләт ярдәме күрсәтелә. 2025 елда автомобиль туристик маршрутлары янында урнашкан 13 проектка гомуми күләме 22 миллион сум тәшкил иткән ярдәм бирелгән.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, 2025 елдан башлап Россиядә беренче тапкыр автотуризмны үстерүгә юнәлдерелгән аерым ярдәм чарасы гамәлгә кертелгән.

– Татарстанда дүрт автомобиль маршруты теркәлгән. Без әлеге дәүләт ярдәмен җәлеп итә алдык һәм аны маршрутлар буйлап инфраструктураны яхшырту өчен кулланабыз, – диде ул.

Автотуристлар өчен уңайлы мохит булдыру мисалларының берсе – М-7 «Волга» федераль трассасының 843 нче чакрымында урнашкан «Ирбис» ягулык салу станциясе территориясен яңарту проекты. Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан объектта заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә. Проектның гомуми бәясе 1,7 миллион сум тәшкил итә, шуның 1,2 миллион сумга якыны дәүләт субсидиясе буларак бирелгән.

«ИРБИС» ДК финанс директоры Роман Фатыйхов сүзләренә караганда, федераль трассалар буенча автомобиль агымы соңгы елларда сизелерлек арткан.

– Әлеге объектны 2012 елда төзегәндә юлдан тәүлегенә 20 меңгә кадәр автомобиль уза иде. Хәзер бу күрсәткеч 45 мең автомобильгә җитә, – дип белдерде ул.

Төбәктә автотуризм үсешенә шулай ук «3А» кунакханәләренең федераль челтәре дә өлеш кертә. Бүген челтәрнең Россиянең 13 төбәгендә 17 кунакханәсе эшли, ә ел ахырына кадәр аларның санын 25кә җиткерү планлаштырыла.

Татарстанда хәзерге вакытта ике объект эшләп килә: Питрәч районындагы «3А Казан» һәм Лаеш районындагы «3А Казан аэропорты» кунакханәләре. Алар сәяхәтчеләргә тәүлек буе эшләүче кафе, бушлай Wi-Fi, парковка, балалар өчен ташламалар һәм йорт хайваннары белән урнашу мөмкинлеге тәкъдим итә.

Моннан тыш, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Түбән Камада «3А» форматындагы яңа кунакханә төзү турында килешү имзаланды.

Белгечләр фикеренчә, М-7 трассасында заманча сервис зоналары барлыкка килү һәм яңа кунакханәләр төзелү республикада уңайлы һәм хәвефсез автотуризм мохите формалаштырырга ярдәм итәчәк.

«Росавтодор» Федераль юл агентлыгының җир-милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Михаил Коновалов хәбәр иткәнчә, якын арада Татарстандагы тагын биш автозаправка комплексында шундый ук заманча ял һәм сервис мәйданчыклары ачу планлаштырыла.

Шулай итеп, республикада автомобиль белән сәяхәт итүчеләр өчен заманча инфраструктура булдыру, юл сервисын камилләштерү һәм туристик маршрутларны үстерү буенча системалы эш алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading