16+

Әзер булыгыз! Һава торышы кискен үзгәрә

Вильфанд: “Идел буе федераль округында яшәүчеләргә температураның сизелерлек түбәнәюенә әзерләнергә кирәк”.

Вильфанд: “Идел буе федераль округында яшәүчеләргә температураның сизелерлек түбәнәюенә әзерләнергә кирәк”.

Агымдагы атнада Россиянең Европа өлешендә, Уралда һәм Идел буенда температураның түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТАССка Россия Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән. "Салкын һава әкренләп бөтен Европа территориясе буйлап таралачак. Краснодар краенда температура көндез 18-22 градус диапазонында булачак. Ә суның температурасы югарырак: якынча 23-24 градус ", – дигән ул. 

Аның сүзләренчә, мондый вазгыять һава массаларының төбәккә төньяктан килүе белән бәйле. Температура кимү Идел буе федераль округында да күзәтеләчәк. Чәршәмбе көнне анда 10-15 градус була, ә пәнҗешәмбедән 8-13 градуска кадәр төшәчәк. Төнге күрсәткечләр 7-9 градус диапазонында булачак. Шундый ук хәл Урал көньягында да көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading