16+

Бала акчасын укуга тотып була

2025 ел башыннан Татарстанда 4 меңнән артык гаилә ана капиталын мәгариф өлкәсендә файдаланган.

2025 ел башыннан Татарстанда 4 меңнән артык гаилә ана капиталын мәгариф өлкәсендә файдаланган.

Россия социаль фондының Татарстан бүлеге әлеге максатларга 36 миллионнан артык сум акча күчергән. Республика халкы ана капиталын белем алу юнәлешенә тотуны иң отышлы юл дип саный. Программа башланганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артык гаилә бу мөмкинлектән файдаланып, балаларына белем бирү максатында кулланган.  

2025 елда ана капиталы түбәндәгечә күләмдә:
Беренче бала тугач – 690 266,95 сум.
 Икенче бала тугач – 221 895,14 сум.
Өченче һәм аннан соңгы балалар тугач (әгәр әлеге түләүләрне алда туган балаларга рәсмиләштермәгән очракта) – 912 162,09 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading