16+

Балаларда ОРВИны дәвалау буенча киңәшләр яңартылды: нәрсә үзгәрде?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларда ОРВИ һәм гриппны дәвалау буенча клиник киңәшләрне яңартты. Документта үсемлек нигезендәге препаратларны куллану һәм яңа вируска каршы дару турында да әйтелә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларда ОРВИ һәм гриппны дәвалау буенча клиник киңәшләрне яңартты. Документта үсемлек нигезендәге препаратларны куллану һәм яңа вируска каршы дару турында да әйтелә.

Россиядә балаларда ОРВИны дәвалау буенча клиник киңәшләр яңартылды. Яңа документ экспертлар тарафыннан әзерләнгән һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының Фәнни-гамәли советы тарафыннан хупланган.

Кайбер очракларда фитопрепаратлар да кулланырга мөмкин

Яңартылган киңәшләрдә кискен трахеит вакытында, балада дымлы йөткерү һәм куе какырык булганда, үсемлек нигезендәге препаратлар куллану мөмкинлеге күрсәтелә. Моның өчен, каршы күрсәтмәләр булмаса, плющ экстракты, шулай ук первоцвет тамыры һәм тимьян үләне нигезендәге катнаш препаратлар тәкъдим ителә.

Гриппны дәвалауда яңа препарат

Киңәшләрдә тагын бер яңалык — яңа вируска каршы препарат. Аны уртача авырлыктагы грипп вакытында, шул исәптән куркыныч төркемгә кергән балаларга да билгеләргә мөмкин.

Ләкин мөһим шарт бар: препаратны авыруның беренче 48 сәгатендә кулланырга кирәк. Ул 2 яшьтән өлкәнрәк балаларга каралган.

Әти-әниләргә исә баланың хәлен бәяләмичә, даруларны үз белдекләре белән бирмәскә кирәк. Препарат сайлау һәм аны куллану тәртибе буенча табиб белән киңәшләшү мөһим.

ОРВИ. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading